Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты «Яңарыш» фондына рәхмәт белдерде
«Минтимер Шәймиевнең авторитеты фонд эшчәнлегенә дөньяның күренекле галимнәрен, эшкуарларны, тәзүчеләрне җәлеп итә алды. Россия һәм чит ил партнерлары кушылды», - диде Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яңарыш» фонды коллективына рәхмәт белдерде. «Пирамида» үзәгендә «Яңарыш» фондының 10 еллыгына багышланган тантаналы кичә бара.
«Минтимер Шәймиевнең авторитеты фонд эшчәнлегенә дөньяның күренекле галимнәрен, эшкуарларны, тәзүчеләрне җәлеп итә алды. Россия һәм чит ил партнерлары кушылды», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Минтимер Шәриповичны яшь буынның киләчәге борчый. Хәзер ул күптелле белем бирү комплексларын төзү эшенә алынды. Бу проект инде тормышка аша башлаганын күрәбез», - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов «Яңарыш» фондының күпкырлы булуын ассызыклады. Ул археология һәм мирасны торгызу белән генә түгел, хәзер фонд мәгарифнең киләчәге турында уйлана һәм зур эшчәнлек алып баруын әйтте.
«Безне ике яктан сыйфатлап була: тарихка мөнәсәбәтебез һәм киләчәк буынга игътибарыбыз. Калган мал тузар, ә алган белем кала ул. Бүген кешенең көндәшлеккә сәләтле булуы мөһим», - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов коллективка тарихи ядкәрләрне саклау юнәлешендә эшләгән эшләре өчен Президент Рәхмәтен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз