Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты яңа тимер юл тармагы төзү әһәмияте турында сөйләде
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Россия тимер юллары» башлыгы белән Татарстанда тимер юл транспортын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Россия тимер юллары» ААҖ башлыгы Олег Белозеров белән очрашты. Очрашуда «Алабуга» махсус икътисади зонасына транзит белән Тихоново – Тракторная маршруты буенча яңа тимер юл тармагын төзү проектына аерым игътибар бирелде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа тимер юл тармагын төзү республиканың өстенлекле транспорт проектларыннан берсе санала, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Аны сафка бастыру төбәкнең үсеш кичерүче сәнәгате өчен зур әһәмияткә ия. «Алабуга» махсус икътисади зонасы һәм Түбән Камага тимер юл аша пассажирлар, йөк ташу күләмен арттырачак, диде ул.
Очрашу ахырында Татарстан Президенты Россия тимер юллары җитәкчесен Юдино бистәсенең юбилеена чакырды. Юбилей чаралары быелның августында узачак. Әлеге уңайдан бистәдә юлларны, җирле Мәдәният йортын һәм йорт фасадларын төзекләндерәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз