news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты яңа чакырылыш парламент депутатларына уңышлар теләде

Рөстәм Миңнеханов депутатлар закон чыгару эшен камилләштерүдә яңа тәкъдимнәр кертер дигән теләктә калды.

Татарстан Президенты яңа чакырылыш парламент депутатларына уңышлар теләде
Михаил Захаров/архив

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген Татарстан Президенты алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышында катнашты. Ул яңа сайланган депутатларга эшләрендә уңышлар теләде.

8 сентябрьдә Татарстан парламентына 100 депутат сайланган иде. “Парламентның 48 проценты алышынды, партияләрнең вәкиллеге киңәйде. Сәяси карашларына карамастан, алар барысы да республика үсешенә, күпмилләтле халыкка, аларның гозерләрен үтәүгә хезмәт куяр дип өметләнәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент яңа сайланган депутатлар закон чыгару эшен камилләштерүдә яңа тәкъдимнәр кертер, ә тәҗрибәле депутатлар эшләрнең эзлеклелеген, тотрыклылыгын тәэмин итәр дигән теләктә калды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot