Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты йөзүче Александр Красныхка рәхмәт белдерде
Республика лидеры юллаган телеграммада йөзүченең шәхси тренеры һәм ул белем алган уку йорты җитәкчелегенең тырышлыгы да искә алына.
(Казан, 1 август, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика йөзүчесе Александр Красных, аның шәхси тренеры Сергей Кузнецов һәм Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосып Якубов исеменә котлау телеграммасы юллаган. Бу хакта уку йортының матбугат хезмәте җиткерә.
Исегезгә төшерәбез, Венгрия башкаласы – Будапешт шәһәрендә узган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында Бөгелмә йөзүчесе Александр Красның ике медаль – "бронза" һәм "көмеш" яулады.
"Татарстан спортчысы тарафыннан шәхси ярышта бронза, ә эстафетада яуланган көмеш медаль – Россия командасы җиңүенә кертелгән зур өлеш. Әлеге уңышлар Татарстан һәм Россиядә су спорты төрләре үсешенә керткән өлешнең үз җимешләрен бирүе турында сөйли. Лаеклы, максатчан һәм нәтиҗәле эш алып баручыларның барысына да рәхмәт. Аерым рәхмәтем Александрга – аның җиңүгә омтылышы, осталыгы һәм көчле рухы өчен, – диелә телеграммада.
Сүз уңаеннан, чемпионатта йөзү ярышларында Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясеннән Григорий Тарасевич һәм Никита Королев та катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз