news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча Казанда йогышлы авырулар хастаханәсе төзекләндерелә, ДЦП диагнозлы балаларга җиһазлар алына

Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләр алыну сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов киңәшмә үткәрде

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Сәламәтлек саклау һәм медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнардан күп санлы мөрәҗәгатьләр алыну сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итүчеләрдән бер төркем  кеше белән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә шулай ук ТР буенча Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-комуналь хуҗалык һәм юл төзелеше идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин һәм башкалар катнашты.  

Беренче мәсьәлә Казандагы Окольная урамында урнашкан район йогышлы авырулар хастаханәсе бинасын капиталь төзекләндерү турындагы мөрәҗәгать булды. Әлеге медицина учреждениесе Казанда һәм республиканың 27 районында яшәүче йогышлы паталогияле авыру балаларга (0-15 яшьлек балалар) махсус ярдәм күрсәтә. Хастаханә бинасы 1968 елда төзелгән һәм капиталь төзекләндерү таләп итә. Быел ТР Министрлар Кабинеты карары белән хастаханәгә ремонт эшләренә 12 миллион сум акча бүленеп бирелгән. Түбә, берничә бүлмә һәм 4 катның коридоры ремонтланган. Клиниканың 3 катында төзекләндерү эшләре үткәрү ниятләнә. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин капиталь ремонт өчен смета әзер икәнен хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов әлеге йогышлы авырулар хастаханәсе бинасын капиталь төзекләндерү мәсьәләсен карарга, бөтен кирәкле документларны әзерләргә, кирәкле күләмдә акча табып, якын арада эшне башларга йөкләмә бирде.  

Икенче гаризачы йөрү сәләтен кайтару өчен роботлаштырылган “Локомат” тернәкләндерү комплексын сатып алу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бу җиһазны ДЦП авырулы балаларны тернәкләндерүдә файдаланалар. Гариза бирүче ханым хәбәр иткәнчә, аның 8 яшьлек ДЦП авырулы баласы бар. Аның сүзләренчә, инвалид балалы гаиләләр мондый җиһазларга бик мохтаҗ.  

ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин аңлатканча, мондый җиһаз булган якындагы шәһәр – Чабаксар (анда аппаратны федераль акчага алганнар). Республикада мондый тернәкләндерүгә   ДЦП белән авыручы 500 балага мохтаҗ.  

Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне өйрәнеп, республикага сатып алу өчен роботлаштырылган тернәкләндерү комплексын сайлап алуны йөкләде.  

Видеоконференция режимында тагын бер гариза бирүче Кукмара үзәк хастаханәсенә  күчмә УЗИ аппаратын сатып алу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Алдагы аппарат “Сәламәтлек” илкүләм программасы кысаларында 2006 елда алынган булган һәм кабул итү-диагнгостика бүлегендә кулланган, җиһазның тузу дәрәҗәсе 70 процент тәшкил итә.  

ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр иткәнчә, аппаратка ихтыяҗ зур. Киләсе елның беренче кварталында җиһазны сатып алу каралган. Татарстан Президенты сатып алуга тендер уздыруны тизләтеп, район хастаханәсен күчмә УЗИ  аппараты белән якын арада тәэмин итүне йөкләде.  

Сарман районында модульле фельдшерлык-акушерлык пунктын төзү мәсьәләсе соңгысы булды. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, ФАП төзү 2015 ел программасына кертеләчәк. 

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100