news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Вьетнам вице-премьеры белән очрашты

Россия белән Вьетнам арасында стратегик партнерлык гамәлгә куела

  (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ханойга эш сәфәре кысаларында Вьетнам Премьер-министры урынбасары – тышкы эшләр министры Фам Бинь Минь белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Фам Бинь Минь әфәндегә, шулай ук Россиянең Вьетнам Социалистик Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Ковтунга Татарстан делегациясе визитын оештырган һәм бай программа төзегән өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең илгә сәфәр бездә зур кызыксыну уятты, бүген күп санлы очрашулар һәм сөйләшүләр алып бардык”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Вьетнамда ул 10 ел элек булган, хәзер илнең алгарышы, икътисад үсешенең интенсив темплары турында сөйләшергә мөмкин.

Аннары ул Фам Бинь Минь әфәндегә Вьетнам Мәгариф һәм кадрлар әзерләү министрлыгында һәм Вьетнам Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булган очрашулар турында сөйләде. “Безнең хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләдек, алар ике арада элемтәләрне ныгытачак”, - диде ул.

Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү кысаларында Вьетнамнан килеп Татарстан вузларында укучы студентлар санын арттырырыга кирәк, диде ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, хәзер Татарстан вузларының Вьетнам университетлары белән туры элемтәләре җайга салынган, аларны ныгыту зарур. Вьетнам университетларының берсендә КНИТУ-КХТИ филиалын ачу мәсьәләсе Вьетнам ягыннан хупланды, дип билгеләп үтте ул. Фам Бинь Минь һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстанга Вьетнамнан килгән студентлар өчен квотаны арттыру мөмкинлеге буенча фикерләштеләр.

Вьетнам Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булган очрашуларга килгәндә, Вьетнам бизнес-делегациясе өчен Татарстан Республикасына визит оештыру турында килешенде, диде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, якын арада Казанда Россия-Вьетнам бизнес-форумы үткәреләчәк, дип искәртте ТР Президенты.

Бүген Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре югары дәрәҗәдә, ил җитәкчелеге ярдәме бар һәм Татарстан белән Вьетнам арасында хезмәттәшлекне ныгыту эшләрен активлаштыру зарур, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Әлбәттә, бүген Россия белән Вьетнам арасында колачлы стратегик парнерлык гамәлгә куела һәм төрле юнәлештә элемтәләр үстерелә, диде Вьетнам тышкы эшләр министры Фам Бинь Минь. Бүген төбәкләр белән элемтәләрне үстерү хуплана, дип билгеләп үтте ул.

Фам Бинь Минь мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуны хуплавын белдерде. Шулай ук сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендә дә Россия белән Вьетнам арасында, шулай ук Вьетнам белән Татарстан арасында мөнәсәбәтләрне активлаштырырга кирәклеген билгеләп үтте. Туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм туристлар агымын арттыру мәсьәләсенә килгәндә, россиялеләр өчен Вьетнамга визасыз режим кертелде, дип искәртте Фам Бинь Минь. “Сезнең Вьетнамга визитыгыз киләчәктә Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен үстерүгә зур өлеш кертәчәк”, - диде Вьетнам тышкы эшләр министры Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Чит илләр белән дуслык җәмгыятьләре берлеге рәисе Ву Суан Хонг белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100