news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты ветераннар хоккей матчында катнаша

Казанның Спорт сараенда Татарстанның ветераннар җыелмасы һәм "Филадельфия Флайерз" командасы арасында хоккей матчы үтәчәк.

Татарстан Президенты ветераннар хоккей матчында катнаша
Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Бүген Казанның Спорт сараенда Татарстан һәм “Филадельфия Флайерз” ветераннар җыелма командалары хоккей уенында очрашачак. Республиканың җыелма командасы өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясаячак дип көтелә.

Уенга кадәр республика лидеры Казан Кремлендә легендар хоккейчы Скотт Макферсон белән очрашачак. Бу хакта Татарстан Респбликасы Хөкүмәте рәсми сайтында хәбәр ителә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot