news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты “Вертолеты России” холдингы башлыгы белән очрашты

Сүз хезмәттәшлек турында барды

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Вертолеты России” ААҖ генераль директоры Александр Михеев белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Казан вертолет заводы (“КВЗ” ААҖ) генераль директоры Вадим Лигай катнашты.

Александр Михеевны сәламләп, Татарстан Президенты республика икътисады өчен вертолетлар төзү әһәмиятен билгеләде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Казан вертолет заводы - Татарстанда машина төзелеше предприятиеләре арасында иң уңышлыларның берсе.

Очрашу барышында яклар Казан вертолет заводы эшчәнлеге мәсьәләләре турында һәм Татарстанның “Вертолеты России” холдингы белән хезмәттәшлек итү преспективалары турында сөйләштеләр.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100