news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Венгриянең Казандагы яңа генераль консулы белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Венгрия арасындагы мөнәсәбәтләрнең әһәмиятен ассызыклады.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Казандагы яңа генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. 
 
Рөстәм Миңнеханов Адам Штифтерны әлеге вазифага керешүе белән котлады. Ул Татарстан белән Венгрия арасындагы мөнәсәбәтләрнең әһәмиятен, биредә  генераль консуллыкның мөһим роль уйнавын ассызыклады.
 
Татарстан Президенты Адам Штифтерның яңа вазифада Татарстан белән Венгрия арасындагы ике якка да файдалы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
 
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина да катнашты.
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot