news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Венгриянең Казандагы яңа Генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты

Президент Адам Штифтер яңа вазифасында Татарстан-Венгрия арасындагы үзара файдалы мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм күрсәтер, дигән ышаныч белдерде.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә, 7 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Казандагы яңа Генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинентында узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Адам Штифтерны вазифасына керешүе белән котлады. Ул Татарстан белән Венгрия арасындагы мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген ассызыклады, Генераль консулның бу эшчәнлектә тоткан урынын билгеләп үтте.

Татарстан Президенты Адам Штифтер яңа вазифасында Татарстан-Венгрия арасындагы үзара файдалы мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм күрсәтер, дип ышаныч белдерде.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot