news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Венгриянең Дәүләт секретаре белән очрашты

Очрашуда төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча киләчәк адымнар турында фикер алыштылар.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Дәүләт секретаре – илкүләм икътисад министры урынбасары Иштван Лепшени белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Дәүләт секретаре – илкүләм икътисад министры урынбасары Иштван Лепшени төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча киләчәк адымнар, сәүдә-икътисадый һәм гуманитар багланышларны үстерү, уртак проектларда катнашу мәсьәләләре турында фикер алышты.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.  

news_right_1
news_right_2
news_bot