news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты вазифасына кандидатларның берсе Чаллыда тавыш бирде

Чаллының 25нче мәктәп ишегалдында махсус чатырда урнашкан мобиль сайлау пунктына Олег Коробченко гаиләсе һәм биш баласы белән килгән иде.

Татарстан Президенты вазифасына кандидатларның берсе Чаллыда тавыш бирде
shahrichalli.ru

(Чаллы, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Быелгы сайлауларда Татарстан Президенты вазифасына кандидат, «ПАРТИЯ РОСТА» Россиякүләм сәяси партиясе вәкиле, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко Чаллы шәһәрендә тавыш бирде, дип хәбәр итә shahrichalli.ru

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза. Президент вазифасына биш кандидат дәгъва итә.

Чаллының 25нче мәктәп ишегалдында махсус чатырда урнашкан мобиль сайлау пунктына Олег Коробченко гаиләсе һәм биш баласы белән килгән иде. «Президент үзен тулысынча республикага, халыкка багышларга тиеш», — диде ул журналистларга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100