news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты "Урман утырту көне" акциясенә кушылды

Рөстәм Миңнеханов ике зәңгәр чыршы утыртты һәм "теләкләр агачы"на тасма бәйләде.

Татарстан Президенты "Урман утырту көне" акциясенә кушылды
president.tatarstan.ru

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Урман утырту көне"н хуплап, агач утырту акциясенә кушылды. Республика башлыгы Казандагы Ишкәкле спорт төрләре федераль үзәге янында ике зәңгәр чыршы утыртты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласында өмә уздырылган һәм шул уңайдан агач утырту оештырылган мәйданчыкларның берсенә килде. Ул анда яшь экологлар белән аралашты. Балалар президентка табигатьне саклау буенча башкарган эшләре турында сөйләделәр.

Президент шулай ук спортчылар -  Ишкәкле академик йөзү буенча Россия җыелмасы вәкилләре белән дә әңгәмә корды. Спортчылар хәзерге вакыттта Франциягә ярышка китү алдыннан Казандагы җыеннарда.

Акциядә катнашучыларның һәркайсы кебек үк, президент та символик "теләкләр агачы"на үз тасмасын бәйләде.

"Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе бүген республиканың барлык районнарында да үткәрелә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot