Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Универсиадага әзерлекнең зур өйрәнү мәктәбе булуын ассызыклый
Р.Миңнеханов республикада тупланган тәҗрибәнең Россиядә һәртөрле эре халыкара чаралар уздырганда файдаланырга лаеклы булуын искәртә
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Универсиада әзерлек буенча федераль һәм республика структуралары тарафыннан комлекслы күләмле эшләр алып барыла. Дөрес, барысы да шома гына бармый, кайбер мәсьәләләрне якын араларда хәл итеп бетерергә кирәк. Ләкин шунысы ачык: эш җайга салынган”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Ратушада узган киңәшмәдән соң журналистларга шулай дип белдерде. РФ Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев белән РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырган киңәшмә илкүләм иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы ике төп мәсьәләгә багышланган иде. 2013 елгы Казан Универсиадасына әзерлектә һәм аны үткәрүдә иминлекне тәэмин итү- аларның берсе.
Татарстан Президенты әзерлек эшләрендә сорау астында булган кайбер мәсьәләләрнең инде бүгенге киңәшмә барышында чишелеш табуын ассызыклап китте. Ул әлеге актуаль мәсьәлә күтәрелгән киңәшмәне Казанда уздырулары өчен Николай Патрушев белән Михаил Бабичка рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты Универсиадага әзерлекнең зур өйрәнү мәктәбе булуын ассызыклап, республикада тупланган тәҗрибәнең Россиядә һәртөрле эре халыкара чаралар уздырганда файдаланырга лаеклы булуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз