Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты укучыларга белем бирүдә түбән нәтиҗә күрсәткән районнарны атады
Республикада ике ел рәттән иң түбән нәтиҗә биргән 11 мәктәп бар.
(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның 74 мәктәбендә балаларның белемнәрен тикшерү тестлары объектив бәяләнмәгән. Бу — Рособрнадзор мәгълүматлары. Андый мәктәпләр күбрәк Әлмәт, Түбән Кама, Менделеевск, Аксубай районнарында булган. Татарстан Президенты биремнәрне объектив тикшерү өчен методик эшчәнлекне көчәйтергә кушты.
Әлеге мәсьәлә бүген Алабугада узучы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә күтәрелде.
«Без республиканың барлык мәктәпләрендә дә белем бирү сыйфатын тигезләү өчен зур көч куябыз. Кызганычка, Кайбыч, Кама Тамагы, Түбән Кама районнарыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 11 мәктәп, Рособрнадзорның комплекслы диагностик тикшерүе буенча, икенче ел рәттән иң түбән нәтиҗә күрсәтә», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз