news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Указга кул куйды

Әлеге Указ нигезендә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча комиссия оештырыла

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм яклау буенча чаралар турында”гы Указга кул куйды.
Әлеге Указ нигезендә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе оештырыла. Аңа күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә көндәшлекне үстерү, халыкка күрсәтелүче торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын һәм түләү күләменең нигезләнешен яхшырту, торак-коммуналь хезмәтләр өчен үз вакытында һәм тулы күләмдә түләүче гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны күздә тоткан норматив хокукый актлар проектларын эшләү һәм ТР Министрлар Кабинеты каравына тапшыру эше йөкләнә. Җирле үзидарә органнарына торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнар һәм инвесторларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән чаралар кабул итәргә тәкъдим ителә.
Закон тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100