Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Уфага Башкортстанның 100 еллыгы бәйрәм тантанасына килде
Юбилей хөрмәтенә Рөстәм Миңнеханов татарстанлылар исеменнән картина рәвешендә символик бүләк тапшырачак.
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага Башкортстанның 100 еллыгын бәйрәм итү тантанасына килде. Бу хакта республика Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.
Юбилей уңаеннан «Башкортстан» дәүләт концерт залында тантаналы җыелыш узачак. Анда Россия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Дәүләт Думасы депутатлары, Россиянең берничә төбәк җитәкчесе катнашачак.
Дәүләт концерт залы холларының берсендә Башкортстан Республикасының гасырлык тарихына багышланган күргәзмә оештырыла. Элек Рөстәм Миңнеханов бәйрәм уңаеннан татарстанлылар исеменнән картина рәвешендә символик бүләк тапшырачагы хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз