news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Тыва Республикасы башлыгын туган көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Шолбан Кара-оолны котлавын Instagramдагы үз битендә бастырган.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегасы - Тыва Республикасы башлыгын туган көне белән котлаган. Котлау сүзләрен Татарстан лидеры Instagramдагы үз битендә бастырган.

“Дустымны һәм коллегамны Туган көне белән котлыйм! Үз вазифаңда уңышлар, бәхет, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим”, - дип язган Рөстәм Миңнеханов туган көн хуҗасы белән бергә төшкән фотосурәт астына.

  • Шолбан Кара-оол 1966 елның 18 июлендә туган. Тыва Республикасы башлыгы вазифасына ул 2007 елның апрелендә керешкән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot