Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты турыдан-туры видеорежимда Балтач районында бассейн ачылуны күзәтте
Бассейнның исемен дә халык теләгәнчә булсын дип, берничә этапта сораштырулар үткәреп, күпчелек фикере белән "Дулкын" дип сайладылар.
(Балтач, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Бүген Балтачта район халкы ничә еллар көткән бассейн – спорт һәм сәламәтләндерү үзәге ачылды, дип яза җирле басма.
"Республикада шушындый алтмыш икенче бассейн бу, – диде ачылу тантанасында чыгыш ясап, Татарстан Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. – Әле башка корылмалар эчендәге йөзү залларын да кушсак, аларның саны 200 дән артып китә. Соңгы елларда Татарстанда социаль-мәдәни-спорт корылмалары төзүгә зур игътибар бирелә. Иң мөһиме, республика күләмендә барган мондый үзгәрешләр районнарда, авылларда да чагылыш таба. Бассейн – балтачлыларның күптәнге иң олы хыялы иде дип беләм. Ул чынга ашты. Игелекле булсын, сезнең иң яратып йөри, шөгыльләнә торган урыныгызга әйләнсен".
Үз чыгышында балтачлыларны сөендерә торган тагын бер өметле сүз әйтте Марат Әхмәтов. “Сезнең “Боз Сарае” турында хыяллануыгызны да беләбез, киләчәктә, бәлки шушы заманча бина янәшәсендә анысы да сафка басар әле”.
Бассейнның исемен дә халык теләгәнчә булсын дип, берничә этапта сораштырулар үткәреп, күпчелек фикере белән “Дулкын” дип сайладылар.
Бинаның ачылыш тантанасы да моңа кадәр күрелмәгән форматта барды. Турыдан-туры видеорежимда бу тантананың ачылу мизгелләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм чит илләрдән, Мәскәүдән килгән мәртәбәле кунаклар да танышып барды. Казандагы Дәрвишләр бистәсендә барган шушындый ук бассейн ачылу тантасыннан туры элемтәгә чыгып, Рөстәм Миңнеханов балтачлыларны шушы бәйрәм белән котлады. Бассейн ишекләрен ачарга хәер-фатихасын бирде. Аның исеменнән бүләк-сертификатны һәм символик ачкычны Марат Әхмәтов тапшырды.
"Ил, республика күләмендәге махсус программалар булмаса, бу мәһабәт бина да булмас иде. Төзелешкә ярдәме, хезмәте кергән ил, республика җитәкчеләренә, төзүчеләргә барлык райондашлар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәм", – диде үзенең чыгышында район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Балтачлыларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТРның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР яшьләр эше һәм спорт министры урынбасары Алмаз Миңгулов, “КазаньСтройКонсорциум” төзелеш оешмасы директоры Дамир Сафин да кайткан иде. Алар да изге теләкләрен җиткерде.
Искиткеч матур дизайн, күп төрле уңайлыклар белән (мөмкинлеге чиклеләр дә онытылмаган) төзелгән бассейн инде бүгеннән беренче клиентларын кабул итте. Районда социаль челтәрләрнең берсе аша онлайн режимда алдан язылуны да оештырганнар. Бер ай алдан балалар, ир-атлар, хатын-кызлар үзләренә уңайлы көнне, сәгатьне сайлап, языла ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз