Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Тукай премиясе лауреатларын котлады
Кичәнең тантаналы өлеше "Туган тел" җыры белән төгәлләнде.
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай премиясе лауреатларын Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән котлады.
«Бу бәйрәм республикадан читтә дә, республиканың бик күп районнарында да узды. Кырлайда бик матур бәйрәм оешкан иде. Безнең анда шагыйрьләр, рәссамнар белән аралашу мөмкинлеге булды», — диде Президент сәхнәдән.
«Тукаебызның туган көнендә дәүләтебез бүләген алу зур мәртәбә. Мин — татар язучысы, теләгем шул — Татарстан чәчәк атсын, халкыбыз мәңге яшәсен! , — диде Факил Сафин Президент кулыннан Дәүләт бүләген кабул итеп алгач.
Дания Нуруллина республика җитәкчесе кулыннан Дәүләт бүләген алуны зур горурлык дип атады. Камал театры өчен зур мәртәбә булуын ассызыклады.
Тукай премиясенең тагын бер лауреаты Григорий Эйдинов Габдулла Тукайның башка халыклар өчен дә бөек шәхес булуын билгеләп үтте. «Тукай премиясе лауреаты дигән исем бу дәрәҗәне намус белән йөртүне сорый», — диде ул.
Кичәнең тантаналы өлеше «Туган тел» җыры белән төгәлләнде. Хәзерге вакытта залда Эльмир Низамов белән Ренат Харисның «Алтын Казан» мюзиклы бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз