news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты ТР Хөкүмәтенең эше турында парламент алдында хисап тотачак

Парламентарийлар “ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары хакында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР законы проекты хакында фикер алышты

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Бүген депутатлар парламентның Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында берничә закон проектын карады. Утырышны әлеге комитетның рәисе Валентина Липужина үткәрде.
Мисал өчен, парламентарийлар “ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары хакында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР законы проекты хакында фикер алышты.
Әлеге закон проекты нигезендә, 2005 елның 6 апрелендә кабул ителгән “ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында”гы ТР законының 9 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Бу закон нигезендә Татарстан Президентына ТР Дәүләт Советына ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында еллык юлламалар (хисаплар) тәкъдим итү вәкаләтләре беркетелә. Еллык хисаплар ТР Парламентына агымдагы елның 15 октябреннән дә соңга калмыйча тәкъдим ителергә тиеш.
Искәртеп узабыз, закон проекты ике маддәдән тора. 1 нче маддәдә тәкъдим ителгән үзгәрешләр бәян ителгән, ә 2 нчесендә законның рөсми төстә басылып чыкканнан соң үз көченә керү тәртибе карала.
Документны тикшергәннән соң Дәүләт Советы депутатлары парламент президиумына әлеге мәсьәләне беренче укылышта карау өчен ТР Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.


news_right_1
news_right_2
news_bot