news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юллама белән чыгыш ясый

V чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышында туры трансляция оештырылачак

  (Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Бүген 10.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында V чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышы була.
Депутатлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы юлламасын тыңлаячак.

Теле- һәм радиотрансляция, шулай ук Интернет челтәрендә онлайн-трансляция оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100