Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты торакларның газ белән тәэмин ителү куркынычсызлыгын тикшерүне йөкләде
Республикада газлаштыру югары дәрәҗәдә булуын исәпкә алып, бу проблема Татарстан өчен шулай ук актуаль.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәсендә торак объектларның газ белән тәэмин ителү куркынычсызлыгын тикшерергә йөкләде, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин 9 ноябрьдә Ижевскида көнкүреш газы шартлау аркасында торак йорт подъезды ишелү турында искәртте. Соңгы мәгълүматларга караганда, фаҗигадә 7 кешенең гомере өзелгән. Бүген һәлакәт урынында Татарстан коткаручылары (41 кеше) эшли. Җимерекләр астыннан кешеләрне эзләү өчен республиканың кинология хезмәте җәлеп ителгән.
“Республикада газлаштыру югары дәрәҗәдә булуын исәпкә алып, бу проблема Татарстан өчен шулай ук актуаль. Кызганычка каршы, мондый хәлләр Татарстанда да булды: Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә”, - диде ул.
Рафис Хәбибуллин республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына транспорт оешмалар белән бергә газ белән җиһазланган техникаларны тикшерүне оештыруны сорады.
“Кызганычка каршы, мондый күңелсез хәлләр булып тора. Бу регламентны бозганга яки җитди куркыныч тудыра торган җиһазларга сак карамау нәтиҗәсендә килеп чыга”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты республиканың муниципаль берәмлекләре җитәкчеләренә фаҗигале һәлакәтләр килеп чыкмасын өчен, профилактик чаралар үткәрергә йөкләде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов халыкка газ белән куллану кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып баруны оештырырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз