news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты «Том Сойер Фест» волонтерларына рәхмәт әйтте

Рөстәм Миңнеханов Калинин урамындагы 12нче йорт адресы буенча урнашкан агачтан салынган бизәкле йортны карап чыкты.

Татарстан Президенты «Том Сойер Фест» волонтерларына рәхмәт әйтте
tatarstan.ru

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең тарихи төзелешен саклау буенча ирекле хәрәкәт волонтерларының эш нәтиҗәләрен карады. Алар Калинин урамындагы 12нче йортта – төзекләндерелгән ике катлы агач йортта булдылар. Рөстәм Миңнеханов волонтерларга рәхмәт сүзләре әйтте.

Әлеге йорт - бу сезонда фасадын волонтерлар яңарткан беренче объект булды. Татарстан Президенты аларга социаль юнәлешле инициатива өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук борынгы йортның бер фатирында яшәүче Роман белән танышты.

Калинин урамындагы 12нче йорт агачтан уеп эшләнгән бизәкләргә бай. Рөстәм Миңнеханов мондый йортлар шәһәр тирәлеген җанландыра һәм бизи, дип әйтте.

2016 елда «Том Сойер Фест Казан» волонтерлык хәрәкәте барлыкка килү белән һәм агымдагы сезонда яңартылган йортларны исәпкә алып, иреклеләр иске Казанның 20ләп йортының беренчел йөзен кайтарды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot