Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Әтнә техникумы коллективын 50 еллык юбилее белән котлады
Рөстәм Миңнеханов, Әтнә районында авыл хуҗалыгы кадрлары әзерли торган уку йорты - Татарстанда әйдәп баручыларның берсе, диде
(Әтнә районы, 9 сентябрь, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә техникумы коллективын уку йортының 50 еллык юбилее белән котлады. Бүген Габдулла Тукай исемен йөрткән Авыл хуҗалыгы техникумы үзенең ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итте, дип хәбәр итә "Әтнә таңы" газетасы.
Техникум гына түгел, республика халкы өчен дә зур бәйрәм булды бу, чөнки уку йортын тәмамлаганнар арасында зур хөрмәткә ия кешеләр, депутатлар да бар – Олы Әтнә авылындагы яңартылган техникум бинасында алар бүген очрашты.
Район башлыгы, шушы уку йортының беренче чыгарылыш укучысы, 1985-1990 елларда шушы уку йорты белән җитәкчелек иткән Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов әйткәнчә, “Уку йорты өчен 50 ел артык зур дата да түгел. Ләкин безнең районыбыз – Әтнә төбәге өчен бу бик мөһим дата. Бу төбәк өчен авыр болгавыр елларда Әтнәнең Әтнәлеген саклап калуда шушы уку йортының роле зур булды. Кадрлар барысын да хәл итә, дип әйтәбез. Менә шул белгечләрне әзерләүдә бу уку йортының республикада тоткан урыны аеруча саллы. Техникум үзенең укучылары өчен тормыш мәктәбе дә булды. Моның белән без сезгә бурычлы, хөрмәтле укытучыларыбыз”, – дип, җыйналганнарны бәйрәм белән котлап, ветеран укытучыларга рәхмәтен җиткерде.
Районыбыздагы үзгәрешләргә сокланып туймаслык, шуларның иң күзгә ташланганы: яңартылганы техикум бинасы. “Моның өчен без Сезгә үзебезнең, Әтнә халкының олы рәхмәтен җиткерәбез, хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы”, – дип, муниципалитет башлыгы Габделәхәт Хәкимов республика башлыгын сәхнәгә чакырды.
XXI гасыр авыл хуҗалыгы кадрлары әзерли торган ресурс үзәге итеп үзгәртелгән, республикага 9 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган белем йорты коллективын котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, алкышлар астында, ресурс үзәгенең актлар залы сәхнәсенә чыкты. “Хөрмәтле ветеран укытучылар, укытучылар, бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары. Сезне уку йортының 50 еллыгы белән котлыйм. Уңышлар телим. Сезнең белән бергә уку йорты ничек матурланган, җиһазланган, төзекләнгән! Киләчәк 50 еллыгы да шулай уңышлы булыр дип ышанып калабыз, - дип, республика лидеры әлеге уку йорты белән бәйле хатирәләрен барлады. - Техникумда беренче тапкыр Әхәт Гыйлемханович эшләгәндә булдым мин, ул вакытта эш урыным Арчада иде. Әхәт Гыйлемхановичның өстәлендә бер кәгазь дә юк иде. Кәгазьсез ничек эшлисең син, безне дә өйрәт әле, дип гел әйтә идем. Ничек кенә булмасын, Әхәт Гыйлемханович яхшы итеп эшли. Техникумның шундый уңышлы булуы Әтнә районы белән бәйле. Ә Әтнә районы республикага үрнәк булып тора”.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, менә мондый уку йортлары безнең авыл районнары өчен аеруча кирәк. “Безгә агроном, мал табибы, механик, экономист-бухгалтерлар кирәк. Бөтенесен Казанда гына әзерләп булмый. Казанда икенче тормыш, аннан монда кайтасылары да килми. Шуны истә тотып, шулай уку йортларын төзекләндерәбез. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы – иң яхшыларның берсе. Бу болай гына акча чыгарып салу түгел, күреп торабыз: монда тормыш бар, монда белгечләр бар, монда ихтыяҗ бар. Чит илдәгечә, университет кампусы кебек бу. Әтнә техникумы дигән югары марканы тотыгыз, гел үрнәк булсын. Киләчәктә дә югары бәяле булсын!” - дип, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов техникум җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмовка “Рәхмәт хаты” тапшырды, укытучыларны бүләкләде. Бу уку йортын оештырган, аны төзегән, анда эшләгәннәргә атап рәхмәт әйтте, укучылар да теләп белем ала икән, алар белән сөйләштек, дип билгеләп үтте.
Аннары техникум укучылары, мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театраль чыгыш тәкъдим ителде.
Яңартылган техникум кабинетлары өр-яңадан җиһазланган. Тулай торагы да тел шартлатырлык. Бүген ресурс үзәгендә авыл хуҗалыгын механикалаштыру, икътисади хисап, зооветеринария белгечләре әзерләнә. Район хакимияте башлыгы бәяләгәнчә әйтсәк, “Хезмәтне сәнгать итүче” егетләр, кызлар тәрбияли бу уку йорты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз