news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты "Теләче" сәнәгать паркында дүрт производствоны ачуда катнашты

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Теләчедә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышын да үткәрде

 (Теләче, 15 октябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген ТРның Теләче муниципаль районында урнашкан "Теләче" сәнәгать паркында дүрт производство тантаналы рәвештә ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Искәртеп узабыз: Теләче районы территориясендә шәхси индустриаль парк оештыру карары 2012 елның июль аенда кабул ителгән иде. Җитештерү объектларын урнаштыру өчен 33 гектар мәйданлы җир кишәрлеге бүлеп бирелгән. Проект районнынң көндәшлеккә сәләтле өстенлекләрен истә тотып эшләнгән. Иң беренче чиратта, бу уңайлы логистика, чимал ресурслары һәм сату базары якын булу. Индустриаль парк территориясендә оештырылган производстволар полимер материаллар һәм төрле табигый чимал - агач, ком, балчык куллануга юнәлдерелгән.

Бүгенге көндә сәнәгый паркның идарәче компаниясе 16 резидент белән килешү төзегән. Аларның өчесе җитештерә башлаган.

"Кряж" ҖЧҖ автомобиль шиналарын үтильләштерү һәм аларны резин вагына эшкәртүгә, шулай ук резин плитка җитештерүгә махсуслашкан. Әлеге производстволарга 23,3 миллион сум күләмендә инвестиция салынган. Предприятиедә 22 кеше эшли,  уртача хезмәт хакы 15 мең сум.

"Тюлячинские стальные профили" ҖЧҖ профнастил белән металл чирәп чыгара. Бу проектка 4 миллион сум күләмендә инвестиция салынган. Предприятиедә 7 кеше эшли,  уртача хезмәт хакы 15 мең сум. «Авангард-Строй» ҖЧҖ металл эшләнмәләр җитештерә. Биредә инвестицияләр 30,5 миллион сум тәшкил итә. 26 эш урыны булдырылган.Уртача хезмәт хакы 17 мең сум.

Бүген индустриаль парк территориясендә тагын өч яңа производство ачылды.

«Тюлячинский трубный завод Policom» ҖЧҖ полиэтилен торбалар җитештерә. Проектка 100 миллион сум инвестиция кертелгән. Биредә 26 эш урыны булачак.

«Система групп» ҖЧҖ композит материаллар чыгара. 24 миллион сум күләмендә инвестиция салынган. Биредә 18 эш урыны булдыру ниятләнә.

«Интерпак» ҖЧҖ - көнкүрештә һәм сәнәгатьтә файдаланылучы стрейч-пленкалар җитештерә. Проектка 12 миллион сум инвестиция кертелгән. Биредә 10 эш урыны булдырылачак.

«Фимако» ҖЧҖ көнкүреш һәм сәнәгатьтә файдаланылучы пластик эшләнмәләр җитештерә. Бу производствога кертелгән инвестиция күләме 300 миллион сум тәшкил иткән. Биредә 35 эш урыны булдырылачак. Хәзерге вакытта "Теләче" индустриаль паркын оештыруга инвестицияләр күләме 636 миллион сумнан арткан, шул исәптән федераль бюджеттан - 140 һәм ТР бюджетыннан 86,2 миллион сум. Калганы - резидентларның шәхси инвестицияләре. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа производстволарны ачу тантанасында чыгыш ясап: "Бүгенге көндә булган федераль ярдәм формалары безгә башка сыйфат дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирде. Бу сәнәгый мәйданчык бөтенләй икенче, һәм бүгенге көндә ул инвесторлар өчен кызыксындырырлык", - дип билгеләп үтте. "Бүген без дүрт производство ачабыз. "ТАНЕКО" һәм "Алабуга" МИЗның зур заводлары белән чагыштырган вакытта, бу андый зур проект түгел. Әмма бездә 15-20 кеше эшли торган производстволар булса, бу өстәмә бәя, эш урыннары, бюджетка салымнар дигән сүз бит", - дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов Теләче районы һәм аның "Теләче" индустриаль паркын тормышка ашыру өчен күп көч куйган башлыгы Илдус Зариповның тәҗрибәсе башка районнар өчен үрнәк булырга тиеш, дип белдерде. "Бурыч - резидентлар булмаячак нинди дә булса инфраструктура оештырып, акча әрәм итү түгел. Безнең резидентлар кем икәнне, кемне чакырачагыбызны, нинди продукция җитештерәчәгебезне аңларга кирәк. Продукция җитештерү - бурычның яртысы түгел, аннан да кимрәге. Табыш булсын өчен, аны сата белергә дә кирәк", - дип ассызыклады ТР Президенты.

РФ Икътисади үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү департаменты җитәкчесе Наталья Ларионова яңа производстволарны ачу тантанасында чыгыш ясап, республика җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук инвесторларга уңышлар теләде һәм ТРның башка муниципаль район башлыкларына мөрәҗәгать итте: "Без сезнең белән бер өстәл артына утырып, шундый проектлар турында фикерләшергә әзер. Сез безнең тарафтан һәрчак ярдәм тоя аласыз".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Теләчедә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның Татарстанда сәнәгый мәйданчыклар булдыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәсен дә үткәрде.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100