Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты “Теләче” сәнәгать паркында булды
Рөстәм Миңнеханов Теләче районында чәчү барышы, гаилә фермалары үсеше белән кызыксынды
(Казан, 5 май, “Татар-информ”, Алсу Сафина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатуында, республиканың Теләче районына эш сәфәре кылып, язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Искәртеп узабыз, бүген республика башлыгы шулай ук Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарына барды.
Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов Татарстан Президентына хәбәр иткәнчә, барлык уҗым да (6700 га: 6100 га – арыш һәм 600 га – бодай) тишелеп чыккан. “Чәчү яхшы бара, барлык мәйданның 33 проценты инде чәчелгән”, - дип белдерде Илдус Зарипов. Аның сүзләренә караганда, бүген көненә 1700 гектар җир сөрелеп чәчелә, иртәгәдән көненә 2 гектар җирне чәчүгә керешәчәкләр. Шул рәвешле, төп эшләр 5-6 көннән тәмамланачак.
Рөстәм Миңнеханов районда гаилә фермалары үсеше белән кызыксынды. Илдус Зарипов билгеләп үткәнчә, бүген 23 гаилә фермасы гамәлдә.
Районга эш сәфәре барышында Татарстан Президенты “Теләче” сәнәгать паркында да булды. Республика башлыгына парк территориясендә җитештерелүче продукция һәм паркның үсеш планнары турында сөйләделәр. Бүгенге көндә биредә өч резидент эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз