news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Теләче районы Үзәк авылында яңа мәдәният йортын ачты

Бер түбә астында мәдәният йорты белән китапханә эшләячәк.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Теләче муниципаль районына эш сәфәре кысаларында берничә объект ачты. Башта ул Олы Тиләҗе авылында башлангыч мәктәп ачылышында катнашты. Әлеге мәктәп Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең филиалы булып тора. Төзелеш "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше" Федераль максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырылган.

15 урынга исәпләнгән мәктәп 2015 елның июлендә төзелә башлаган, 2016 елның ноябрендә төзелеп беткән. Балалар бары тик татар телендә укытылачак. 2016-2017 уку елында җиде бала белем ала. Бинада ике уку кабинеты, спорт залы бар.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Үзәк авылында 200 урынлык яңа мәдәният йортында булды. Биредә бер түбә астында авыл клубы һәм авыл китапханәсе эшләячәк. Быел июль аенда төзелә башлаган бу учреждение бүген тантаналы төстә ишекләрен ачып, кунакларны кабул итә. Ачылыш тантанасында, шулай ук, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов авыл халкын яңа мәдәният йорты белән котлап, исән-сау эшләүләрен теләде.

"Бу биналар котлы булсын, игелекле сәгатьтә булсын!" - дип башлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын. "Район инде 25 ел яшәп килә. Саба составында булганда мин монда эшләдем, "Ленин" совхозына килә идем. Монда булдыклы. тырыш халык яши. Талант ияләре җыела торган урын булыр бу дип ышанам. Рәхәтен үзегезгә күрергә насыйп булсын! - дип, Президент кирәк-яракларга сертификат бүләк итеп тапшырды.

Мәдәният йорты директоры Илнур Вәлиуллин журналистларга билгеләп узганча, биредә шулай ук уен бүлмәсе бар. "Гардероб та бар. Моңарчы авыл клубларында чишенү бүлмәсе булмый торган иде - бусы яңалык. Тамашалар залы уңайлы - менү-төшү урыннары белән җиһазланган. Әле иске клубтан музей почмагын да бирегә күчерергә җыенабыз", - дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100