news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: "Технологик революцияне бүген әзерләргә кирәк"

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, технологик революцияне буген әзерләргә кирәк.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Төбәк үсеш институтларын федераль үзәктән ныгытырга кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» Халыкара инвестицион форум кысаларында "Үсеш институтлары - төбәк дәрәҗәсендә нәтиҗәле модель табу" панель дискуссия барышында белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Үсеш институты булдырып та, аны ныгытмасак проект тормышка ашмый дигән сүз. Шуңа күрә үсеш институтларын үстерергә һәм ныгытырга кирәк," - диде ул һәм Россия Президенты белән Россия Хөкүмәте, шулай ук РФ Икътисади үсеш министрлыгы ярдәме белән Татарстанда «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисади зоналары уңышлы үсеш ала дип искәртте.

«Иннополис» – Россиянең мәгълүмати технологияләр үзәге, бүгенгә анда 21 резидент, тагын 14е теркәлә, университет эшли, - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. - Бу уртак проект - федераль үзәк белән төбәкнең бурычларны хәл итү үрнәге".

Аннары республикада эшмәкәрләрне әзерләү турында сүз барды. Google компаниясе белән Саклык банкы бергә оештырган «Бизнес-класс» проекты буенча статистика белдерелде, агымдагы елда аның кысаларында бөтен Татарстан буенча 14 мең эшмәкәрне өйрәтү планлаштырыла.

Р. Миңнеханов сүзләренчә, яшьләрне фән һәм инновацияләргә җәлеп итү өчен актив эш алып бару зарур. Республика лидеры Татарстанда гамәлгә ашырыла торган «КидСпейс» балалар һөнәр шәһәрчеген, "Аҗаган" фәнни-күңел ачу үзәге, "Мавыктыргыч фән һәм техника йорты интерактив үзәге, «Кванториум» проектын мисал итеп китерде.

«Технологик революцияне буген әзерләргә кирәк», – дип белдерде Р. Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100