news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты “Татнефтехиминвест” утырышын үткәрде

Рөстәм Миңнехановка Чаллыда калдыкларны плазмада эшкәртү өчен җайланмаларын җитештерүне локальләштерергә тәкъдим иттеләр.

Татарстан Президенты “Татнефтехиминвест” утырышын үткәрде
tatarstan.ru

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Чаллыда калдыкларны плазмада эшкәртү җайланмалары җитештерүне локальләштерергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында билгеле булды.

Швейцария компаниясе технологиясе теләсә нинди калдыкларны зарарлы матдәләрсез кыйммәтле энергопродуктларга әверелдерә. Компания республикада җитештерүне локальләштерүне 95 процентка җиткерергә һәм әзер модульләрдән җайланмалар җыю буенча кечкенә завод төзергә ниятли.

Калдыкларны утильләштерү – ул беренчел мәсьәлә, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, зарарлы матдәләр чыгарылмауга игътибар итеп. "Без сезнең чакырудан файдаланабыз. Без ничек файдалы була алуыбызны уйларбыз. Безгә тәкъдим иткән барлык эшләрне дә өйрәнәчәкбез”, - диде республика җитәкчесе.

"ТерраОрганик” компаниясе республикада үсемлекләр өчен нанотехнологияләр ярдәмендә алынган туклыклы матдәләр җитештерүне оештыру инициативасы белән чыкты. “Эшче төркем булдырыгыз һәм җентекләп эшләгез. Барлык сорауларны да миңа җиткерегез. Кызыклы проект, без, һичшиксез, сезнең белән эшләячәкбез”, — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Аннары “Термоэлектрика” компаниясенең үсеш буенча директоры махсус наклейкалар тәкъдим итте. Алар тоташтарылган электр челтәрләренең кызуын теркәргә ярдәм итә. Бер данәнең бәясе 30 сумнан башлана. Компания Россиядә 2 меңнән артык система урнаштырган һәм һәр өченче бинада 100 градустан югары кызу очраклары булуын ачыклаган.

Компания республиканың эре предприятиеләре белән эшли, әмма Татарстанның социаль объектларын системалар белән тәэмин итү теләген белдерде. Шулай ук “ТермоСенсор” Татарстанда җиһазларны урнаштырырга әзер. Республика Президенты әлеге инициативаны хуплады.

Соңгы булып “АйСиЭл система технологияләре” ҖЧҖ генераль директоры Айдар Гузаиров чыгыш ясады. Компания математик модельләштерү системалары белән шөгыльләнә һәм җиһазларның тайпылышлар белән эшләвен ачыклый торган тикшерү уздыра ала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне уңай бәяләде. “Яңача эшләргә кирәк инде. Әгәр фаразларга мөмкинлек бирә торган ниндидер карарлар бар икән, димәк, алардан файдаланырга кирәк. Бу компетенцияләрне үзебездә үстерергә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100