news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Татнефть компаниясенең Директорлар советы утырышын үткәрде

Утырышта 2017 елның гыйнварына һәм беренче кварталына компаниянең бюджеты расланды.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”) Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы утырышын уздырды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты, “Татнефть”нең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткән утырышта 2016 елның 11 ае өчен бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралган һәм 2017 елның гыйнварына һәм беренче кварталына бюджет расланган. Скважиналар төзү һәм төзекләндерү өлкәсендә яңа алымнар турындагы мәгълүмат буенча фикер алышынган.

2015 елдан компаниядә скважиналарны ремонтлау өлкәсендә сервис хезмәтләренең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм ятмалардан нефть суыртуны арттыру стратегиясе тормышка ашырыла, аны тормышка ашырудан икътисади нәтиҗәлелек 1 миллиард сумнан артып киткән. Башкарма аппарат хезмәтләре, Нефть-газ табу идарәсе, инжинерлык үзәге, “ТатНИПИнефть” институты белән берлектә скважиналар эшчәнлеген стимуллаштыру өчен яңа технологияләр һәм технологик чишелешләр кертү өлкәсендә эш алып бару дәвам иттерелә. Бу максатта Геологик-техник чаралар үзәге ачылган.

Бораулау эшләрен оештыруның яңа схемасы булдырылган, анда өстенлек скважиналарны планлаштыру, проектлау һәм төзелеш барышын идарә итү, тупланган уңышлы тәҗрибәгә таяну, сервис хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр өчен көндәшле мохит тудыруга бирелә. 

Директорлар советы утырышында шулай ук “Татнефть” компаниясе эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot