news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Татфондбанк клиентлары булган эшмәкәрләргә ярдәм итәргә йөкләмә бирде

Ярдәм беренче чиратта кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлеген тотрыкландыруга юнәлдереләчәк.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә “Татфондбанк” клиентлары булган эшкуарларга ярдәм итү чараларын булдырырга йөкләмә бирде. Президентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу ярдәм кече һәм урта эшкуарларга ярдәм итү программасы кысаларында да күрсәтеләчәк.

“Күрсәтелгән чаралар беренче чиратта кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлеген тотрыкландыруга һәм алар үзләренең хуҗалык эшләрен дәвам итүгә юнәлдереләчәк”, - диелә республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot