news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты татар телен саклап калу өчен аны актив кулланырга өндәде

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, татар телен саклау эшләрен татарлар үзләре дә алып барырга тиеш.

Татарстан Президенты татар телен саклап калу өчен аны актив кулланырга өндәде
president.tatarstan.ru

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен саклап калу өчен аны көндәлек тормышта актив кулланырга өндәде. Бу хакта ул Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында әйтте. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Безне беркем дә татар телен өйрәнергә мәҗбүр итә алмый. Әгәр гаиләләрдә туган телдә сөйләшмиләр икән, балалар телне белмәячәк”, - диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты татар телен саклау эшен һәр кеше үзеннән башларга тиеш, ди. Шул ук вакытта ул республикадан читтә яшәүче татарлар белән актив элемтәдә булуны һәм татар телен өйрәнү, “Ана теле” онлайн-мәктәп ярдәмендә татарлар тарихы һәм мәдәнияте белән танышу мөмкинлекләре турында искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot