news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты татар театр сәнгате музее проекты белән танышты

Татар театр сәнгате музеен Г.Камал исемендәге театр каршында Татарстан урамындагы реставрацияләнгән 8нче йортта урнаштыру карала

 (Казан, 30 август, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка театр сәнгате музее проекты тәкъдим ителде. Бу чара музей урнашачак бинада узды.

Татар театр сәнгате музеен Г.Камал исемендәге театр каршында Татарстан урамындагы реставрацияләнгән 8нче йортта урнаштыру карала. Бүген бинада Рөстәм Миңнехановка булачак музей экспонатларын күрсәттеләр. Экспозицияне өч катта урнаштыру планлаштырыла, аның үзенчәлеге -зур интерактив өлештән торуында, заманча технологияләр кулланып һәм тарихи экспонатлар тирәсендә музейга килүчеләр үткән еллар театрлары сулышын- мохитен тоячаклар.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектны югары бәяләде һәм киләчәк музейның кайбер интерактив элементларын үзе дә сынап карады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100