news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты татар эшмәкәрләренә демография мәсьәләсенә игътибар бирергә кушты

Татарлар артырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты татар эшмәкәрләренә демография мәсьәләсенә игътибар бирергә кушты
Рамиль Гали

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында авылларда демография мәсьәләсенә дә игътибар юнәлтергә кушты.

“Барыгызга да эшегездә уңышлар белән бергә, матур итеп балалар үстерергә дә телисем килә. Иң мөһиме - безнең татарлар артырга тиеш. Шуңа күрә һәммәгез дә бу мәсьәләгә зур игътибар бирегез. Сез - күпбалалыкның үрнәге булырга тиеш. Балалар күп тусын, алар бәхетле булсыннар. Бу эштә үзегез дә үрнәк күрсәтегез”, - диде Президент.

Искәртеп үтик, аз керемле гаиләдә туган беренче балага айлык түләүләр каралган. 2018 елның 1 гыйнварыннан соң, беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. Әмма аны алуның махсус шартлары бар. Әнинең дә, баланың да Россия гражданлыгы булырга тиеш. Шулай ук Россия территориясендә даими яшәү дә төп шарт. Өченче һәм төп шарт: бер кеше башына туры килә торган айлык керем 13713 сумнан артмаска тиеш. Бу - яшәү минимумының 1,5 кә тапкырлап билгеләнгән сумма. 2017 елның икенче кварталында Татарстанда бер кеше башына яшәү минимумы 9142 сумны тәшкил итә (9*142*1,5=13713 сум). Әйтик, өч кешедән торган гаиләнең айлык кереме (әти-әни һәм яңа туган бала) 41139 сумнан артмый икән, яшь әни айлык түләүгә өмет итә ала.

Шулай ук Татарстан Президентының 9 февральдә имзаланган карары нигезендә, авыл җирендә яшәп, бала табучы хатыннар да өстенлекләргә ия. Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызлар 50 мең сум, өченче баласын 28 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала. Ике очракта да төп шарт булып, хатын-кызның авылда өч ел яшәве тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100