news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Таt cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале белән танышты

Казан Кремлендә фестиваль бара.

Татарстан Президенты Таt cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале белән танышты
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Кремлендә уза торган Таt cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале белән Татарстан Президенты танышты. Рөстәм Миңнеханов өченче ел рәттән әлеге фестивальне тамаша кыла.

Рөстәм Миңнеханов фестивальнең дизайн-маркет өлешеннән башлап төрле нокталарын карап чыкты. Президентка фестиваль концепциясе һәм аның мөмкинлекләре турында фестивальне оештыручыларның берсе продюсер Ильяс Гафаров сөйләде.

Татарстан Президенты халык һөнәрчеләре белән аралашты, балалар мәйданчыгына тукталды. Президент белән фоторәсемгә төшәргә теләгән тамашачылар да теләкләренә ирештеләр.

Татарстан Президенты Казан Кремленнән мотоциклга утырып ипподромга юл алды.

Фестиваль программасы төнгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot