news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальне раслады

Медальдә тирә-якка нурлар чәчеп торган Татарстан картасы сурәтләнгән.

Татарстан Президенты ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальне раслады
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яңа дәүләт бүләге - «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медаленең тышкы күренешен раслый торган указны имзалады. Документ ТР хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Медальнең алгы ягында тирә-якка нурлар чәчеп торган Татарстан картасының силуэты сурәтләнгән. Силуэтның уртасында «Татарстан» дип язылган», - диелә указның кушымтасында.

Медальнең әйләнәсе буйлап милли бизәк төшерелгән. Бер очында лалә чәчәге сурәтләнгән, икенчесендә «1920-2020» дип язылган.

«Татарстан» язуы медальнең төп көмеш фоны белән бер тигезлектә урнашкан. Бүләктәге калган сурәтләр кабарынкы рәвештә булачак, алар 999 пробалы алтын белән йөгертеләчәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100