news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Ташкент өлкәсе хакиме белән хезмәттәшлек турында фикерләште

Рөстәм Миңнеханов һәм Гуломҗон Ибраһимов быел дүртенче тапкыр очрашты.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкент өлкәсе хакиме Гуломҗон Ибраһимов белән хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов мөмкинлекләр киңлегенә – Үзбәкстанга әзер продукция куюдан башлап уртак проектларны тормышка ашыруга кадәр булуына игътибарны юнәлтте.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Гуломҗон Ибраһимов элеккеге килешүләр динамикасына һәм агымдагы эшләр торышына тукталды. Аерым алганда, Татарстан Президенты нефть табу өлкәсендәге уртак эшчәнлек буенча килешүләрне, Татарстанның Үзбәкстанда проект институтларының берсенең филиалын ачу планы турында искә төшерде.

  • Рөстәм Миңнеханов һәм Гуломҗон Ибраһимов быел дүртенче тапкыр очрашты. 2018 елның маенда алар Петербург халыкара икътисад форумында катнаштылар. Августта Гуломҗон Ибраһимов рәсми эш сәфәре белән Казанда булды, сентябрьдә икътисади хезмәттәшлек турында фикер алышырга килде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot