news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты тәртипсез укучыларны ачыклауга игътибарны арттырырга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов закон бозуга тартылган, үз-үзен тотышы тәртипсез булган яшүсмерләргә аерым игътибар кирәклеген әйтте. 

"Артем Хохорин да (ТР буенча эчке эшләр министры - Т.И. искәрмәсе) әйтте: җинаятьчел субкультуралар белән мавыккан тәртипсез яшүсмерне вакытында ачыклау өчен төгәл ведомствоара хезмәттәшлек кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов республика август киңәшмәсендә. 

Артем Хохорин үсмерләр катнашында җинаятьләрнең өчтән бере үтерү, талау, караклык булуын ассызыклады. Ул укучыларның җинаятьләрен министрлыктан яшерергә тырышканнары өчен берничә мәктәп-көллиятне шелтәләде. Алар антирейтингка эләккән.

"Вакытында чаралар күрү үсмерләр җинаятьчелеге үсешен булдырмаска мөмкинлек бирә. Соңгы елларда андый җинаятьләр саны кими, ләкин контроль әз генә йомшарса да, вазгыять үзгәрергә мөмкин", - диде Хохорин.

Быел җиде ай эчендә балигъ булмаганнар кылган 433 җинаять тикшерелгән, шул исәптән 149 кискен һәм аеруча кискен җинаять. Алар арасында өч үтерү, тугыз юлбасарлык, 22 талау, 261 караклык. 2021 елда шундый 426 җинаять эшләнгән булган. Эчке эшләр министрлыгында учетта балигъ булмаган 2,5 меңгә якын хокук бозучы исәпләнә.

Спас районында май аенда бер укучы һәм техникум студенты шушы студентның әнисе белән яшәгән ир-атны үтергән. Яшел Үзәндә 1  августта балигъ булмаган дүрт укучының өчесе пиццериядә пицца өчен түләмәгән һәм сатучыны кыйнаганнар.

Артем Хохорин әйтүенчә, балигъ булмаган балаларны җинаятьчел группировкаларга начар гамәлләр кылуга җәлеп итү омтылышлары дәвам итә. Шулай ук, аның сүзләренчә, аерым уку йортларында традицион булмаган исламны алга сөрү күренешләрен дә качыру күзәтелә.  

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100