news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты тантаналы төстә WorldSkills җиңүчеләре белән очраша

"Без сезнең һәрберегезгә ышандык, сез булдырдыгыз!" - диде Президент.

Татарстан Президенты тантаналы төстә WorldSkills җиңүчеләре белән очраша
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу минутларда WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты җиңүчеләре, призерлары һәм экспертлары белән тантаналы төстә очраша. Чара Казан Кремлендә үтә.

"Ворлдскиллс" чемпионатында Россия җыелмасы икенче урынны алды һәм бу җиңүгә Татарстаннан катнашучылар да зур өлеш кертте. Без сезнең һәрберегезгә ышандык, сез булдырдыгыз!" - диде тантаналы чарада катнашучыларны сәламләп Президент.

Рөстәм Миңнеханов чемпионат мирасының Татарстанда кадрлар үсешенә әле озак еллар хезмәт итәчәген аңлатты. "Сез икътисадның реаль секторында кирәк булачаксыз, сез - безнең горурлык", - диде ул чемпионатта катнашучыларга.

Президент чемпионатта җиңүне карьера старты һәм алдагы җиңүләр нигезе дип атады.

  • WorldSkills 45нче дөнья чемпионатында Татарстан вәкилләре өч призлы урын һәм сигез медальон алды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100