Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов белән Владимир Кириллов производство һәм кулланылыш калдыклары өлкәсендәге вәзгыять буенча фикер алышты
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе Владимир Кириллов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.
Искәртеп узабыз, Владимир Кириллов Казанга калдыклар белән эш итүнең бердәм комплекслы системасын оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән утырышта катнашу өчен килде.
Бүгенге очрашуда Владимир Кириллов белән Рөстәм Миңнеханов производство һәм кулланылыш калдыклары өлкәсендәге вәзгыять, шулай ук калдыкларны юкка чыгаруда экологик аспектлар буенча фикер алышты.
Аерым алганда, ТР Президенты табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтеның төбәк проблемаларына игътибарлы булуы өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук, бүген Казанда җәйге Универсиада алдыннан Татарстан җитәкчелеге калдыкларны җыю, юкка чыгару, аларны юкка чыгаруда заманча ысуллар куллануга җитди игътибар бирә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз