Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты табибларга: Безне алмаштырып булыр, ә сезне алмаштыру кыен
«Ике ел шушы шартларда эшләү кыен, без күрәбез, матди яктан кызыксындыру бер хәл, ләкин эшләве авыр. Кызыл зонага бер тапкыр кереп кенә чыктык, эшләмәдек — җиңел түгел», — дип Рөстәм Миңнеханов татарстанлылар исеменнән табибларга рәхмәтен белдерде.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табибларга коронавирустан бик сакланырга киңәш итте. «Безне алмаштырып булыр, ә сезне алмаштыру кыен. Президентның Премьер-министры бар, аның урынбасарлары...ә табиблар кешеләр белән эшли», — диде ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында.
«Үзегезне саклагыз, омикрон штаммы тагы да тизрәк йога, диләр бит. Вакцинацияләнгән кешеләр арасында да авыручылар бар», — дип искәртте Президент.
«Ике ел шушы шартларда эшләү кыен, без күрәбез, матди яктан кызыксындыру бер хәл, ләкин эшләве авыр. Кызыл зонага бер тапкыр кереп кенә чыктык, эшләмәдек — җиңел түгел», — дип Рөстәм Миңнеханов татарстанлылар исеменнән табибларга рәхмәтен белдерде.
«Тулаем алганда, сез оештырган эш нәтиҗәсендә, вазгыять тотрыклы», — диде ул.
Президент ковидтан вакцинация 97 процент дәрәҗәдә үтәлгәнен әйтте. «Муниципалитетларга, сәламәтлек саклау системасына, „Татмедиа“га рәхмәт. Вакцинация ковидка юлыккан кешеләргә ярдәм итәчәк. Прививкалы кешеләрдә бу авыру йомшаграк уза», — дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз