Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Таҗикстанның Россиядәге илчесе Имомуддин Сатторов белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов 2019 елның мартында Дүшәнбегә сәфәр кылырга ниятли.
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Имомуддин Сатторов белән очрашты. Очрашуда Татарстан делегациясенең Дүшәнбегә рәсми сәфәрен әзерләү хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Очрашу барышында Татарстан делегациясенең Дүшәнбегә рәсми сәфәре хакында фикер алыштылар. Ул быелның 19-20 мартына планлаштырылган», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Сәфәр кысаларында Татарстан һәм Таҗикстанның эшлекле даирәләре катнашында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән бизнес-форум үткәрү күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз