news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Таҗикстанның эре ГЭСында булачак һәм Нәүрүзне Дүшәнбедә каршы алачак

Рөстәм Миңнеханов Эмомали Рахмон чакыруы буенча яз бәйрәмендә хөрмәтле кунак булачак.

Татарстан Президенты Таҗикстанның эре ГЭСында булачак һәм Нәүрүзне Дүшәнбедә каршы алачак
архив

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстандагы иң эре Нурек гидроэлектростанциясенә барачак, шулай ук мактаулы кунак буларак халыкара яз бәйрәме – Нәүрүзне бәйрәм итүдә катнашачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, иртән Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбе шәһәрендә берничә социаль һәм мәдәни объектта булырга, шул исәптән «Кохи Борбад» күргәзмә комплексын карарга планлаштыра.

Аннан соң Татарстан Республикасы Президентының эш графигында Таҗикстандагы иң эреләрдән саналган Нурек ГЭСында булу күздә тотыла, ул республикада электр энергиясен эшләп чыгаруның якынча 50 процентын тәэмин итә. Рөстәм Миңнеханов шулай ук ГЭС плотинасында урнашкан Нурек шәһәренә барачак, анда халык һөнәрләре күргәзмәсен караячак.

«Төш вакытына якынрак Таҗикстан Президенты чакыруы буенча Рөстәм Миңнеханов мактаулы кунак сыйфатында яз бәйрәмен, халыкара Нәүрүзне бәйрәм итүдә катнашырга ниятли. Таҗикстанда яз килүен бәйрәм итү көннәре ял көннәре булып тора», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Президенты ике көнлек эш сәфре белән Таҗикстанга килде. Сишәмбе көнне Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрдә булды, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән сөйләшүләр үткәрде һәм «Татарстан – Таҗикстан» эшлекле форумында катнашты. Анда ике якның да икътисади потенциалы тәкъдим ителде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot