news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Төркмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары белән очрашты

Татарстан белән Төркмәнстан икътисадның төрле өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы мөмкинлекләргә ия

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Байморат Хаҗимөхәммәдов белән очрашты.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов һ.б .катнашты. Сөйләшү барышында Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасарына һәм, гомумән, Төркмәнстан җитәкчелегенә Татарстан Республикасына игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

“Татарстан белән Төркмәнстан арасындагы элемтәләр ныгуы куандыра”, - диде ТР Президенты. Ул узган атнада Анкарада Төркия Республикасы Президенты инаугурациясендә Төркмәнстан Президенты белән очрашуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Төркмәнстан вәкилләренең Татарстан нефть, газ, химия форумында катнашуы – киләчәктә Россия белән Төркмәнстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан - Төркмәнстан мөнәсәбәтләре нык булуына дәлил.

Татарстан нефть табышы, нефть эшкәртү, нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Форумда профессионаллар актуаль тармак мәсьәләләре буенча фикер алыша, тәҗрибә уртаклаша, партнерларны инновацион эшләнмәләре белән таныша ала. Болар барысы да нефтьчеләр, газ-химия хезмәткәрләре, машина төзүчеләр, энергетикларның тармакара кооперациясе үсеше өчен яңа этәргеч булачак, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты, имзаланган килешү нигезендә “Татнефть” ААҖ белән “Туркменнефть” дәүләт концерны хезмәттәшлек итә, дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, Татарстан белән Төркмәнстанның икътисадның төрле өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Ул шулай ук агымдагы елның ноябрендә Татарстанда Төркмәнстан Мәдәнияте көннәре узачагын искәртте.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100