news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты Төркиянең Россиядәге яңа илчесе белән очраша һәм Франциягә сәфәр кыла

Мәхмәт Самсар Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган указы белән узган елның декабрендә Төркиянең Россиядәге илчесе итеп билгеләнде.

Татарстан Президенты Төркиянең Россиядәге яңа илчесе белән очраша һәм Франциягә сәфәр кыла
архив

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төркиянең Россиядәге илчесе Мәхмәт Самсарны кабул итәчәк, шулай ук эш сәфәре белән Франциягә барачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашуы планлаштырыла», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Төркиянең Россиядәге илчесе Идел буена Башкортстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү чараларында катнашу өчен килә. Татарстан һәм Төркия арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне исәпкә алып, ул иң беренче эш итеп Казанга киләчәк.

Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган указы белән узган елның декабрендә әлеге вазифага билгеләнгән Мәхмәт Самсарның Татарстанга сәфәр кылганы юк иде әле.

ТР Президенты көннең икенче яртысында Франциягә сәфәр кылырга ниятли.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2018 елда Татарстан һәм Франция арасындагы сәүдә әйләнеше 1,7 процентка артып, 346,5 миллион долларга җиткән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot