news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Төркиянең Казандагы яңа Генконсулы белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Турхан Дилмачның Генконсул урынында Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләренең алга таба уңышлы үсешенә ярдәм итәчәгенә ышануын белдерде

 (Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Турхан Дилмач белән очрашты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Турхан Дилмачны вазыйфага билгеләү белән котлады. Р.Миңнеханов Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр әһәмиятен һәм Генконсулның әлеге мөнәсәбәтләрдәге үзенчәлекле ролен ассызыклады. Төркия Республикасы, Президент сүзләренчә, Татарстанда уртак предприятиеләр саны буенча лидер, республикада күп санлы эре инвестицион проектларны төрек эшмәкәрләре гамәлгә ашыра.

Рөстәм Миңнеханов Турхан Дилмачның Генконсул урынында Татарстан - Төркия мөнәсәбәтләренең алга таба уңышлы үсешенә ярдәм итәчәгенә ышануын белдерде.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

(Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100