news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Төркия Президенты белән очрашты

Төркия белән Татарстан арасындагы үзара мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе һәм Төркия Республикасы арасындагы дәүләтара мөнәсәбәтләрнең мөһим өлешен тәшкил итә, дип саный М.Шәймиев

(Казан, 26 сентябрь, “Татар–информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Төркия Республикасы Президенты Абдуллах Гюль белән очрашты.
Истанбулда Төркия Республикасы Президенты исеменнән узган төшке аш вакытында Минтимер Шәймиев Абдуллах Гюльгә кунакчыллык күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Төркия белән Татарстан арасындагы үзара мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе һәм Төркия Республикасы арасындагы дәүләтара мөнәсәбәтләрнең мөһим өлешен тәшкил итә, дип ассызыклады. Ул Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы арасындагы мәдәни, сәүдә–икътисади хезмәттәшлек алга таба да уңышлы үсеш кичерәчәгенә өмет белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100