Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты Төркия делегациясе белән уртак проектлар турында сөйләште
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр яхшы үсүен искәртте.
(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Япы энд Япы Иншаат» инвестицион-төзелеш компаниясе җитәкчесе Зафер Йылдырым белән очрашты. Бу хакта президент матбугат хезмәте хәбәр итә.
- «Япы энд Япы Иншаат» компаниясе (YAPI & YAPI İNŞAAT) Истанбулда 1974 елда оешкан. Бүгенге көндә ул - Төркиядә шәһәр һәм юл инфраструктурасы, торак комплекслар, офис биналары һәм рекреацион зоналар проектларын гамәлгә ашыручы иң зур инвестицион-төзелеш компанияләренең берсе.

Рөстәм Миңнеханов кунакларны Төркиядә президент һәм парламент сайлауларының тәмамлануы белән котлады. Сайлаулар нәтиҗәләре буенча Рәҗәп Тайип Эрдоган янә ил президенты булган. "Россия Президенты Владимир Путин Эрдоган әфәндене котлады. Минем фикеремчә, ике илнең җитәкчесе арасында яхшы мөнәсәбәтләр булу бик әһәмиятле. Бу уртак проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр яхшы үсүен искәртте. Узган ел нәтиҗәсе буенча үзара сәүдә әйләнеше 40 процентка арткан.

- Төркия - Татарстанның алдынгы хезмәттәшләренең берсе. Республикада күп кенә Төркия компанияләре инвестицион проектларын гамәлгә ашыра. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан территориясендә «Кастамону Энтегре», «Хәят Кимья», «Шишеджам» - «Тракья Гласс Рус», «Джошкуноз», «Тирсан Кардан», «Эфес» һәм башка компанияләр заводлары эшли.
Очрашуда хезмәттәшлек юнәлешләре һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры вазифаларын башкаручы Алексей Фролов, республика министрыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз