news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты төрекмәнстанлыларны якынлашып килгән Бәйсезлек көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның икътисади казанышлары күргәзмәсен ачуда катнашты.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның икътисади казанышлары күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Әлеге ил бәйсезлегенә 25 ел тулуга багышланган күргәзмә экспозициясе Сәүдә-сәнәгать палатасы бинасында урнашкан. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада Татарстан Президенты бөтен төрекмәнстанлыларны якынлашып килгән бәйрәмнәре – Бәйсезлек көне белән котлады һәм татарстанлылар исеменнән аларга иң яхшы теләкләр әйтте. “25 ел эчендә сезнең илегез югары нәтиҗәләргә иреште. Нефть, газ секторы, сәнәгать кластерлары, туристик мөмкинлекләр Төрекмәнстан өчен алга таба үсештә яңа перспективалар ача. Бүген ачыла торган күргәзмә моны турыдан-туры раслый. Татарстан Республикасы Төрекмәнстан белән күп яклы хезмәттәшлеген актив җәелдерә”, - дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100